3 октябрь 2017 яңалыклары
-
Бөгелмәлеләрне армиягә чакыралар
1 октябрьдән Россия Федерациясендә көзге чакырылыш башланды. Быел хәрби хезмәткә 134 мең россияле, ә Татарстаннан 3 500 егет чакыру алачак. Бу көнне Бөгелмәдә чакырылыш комиссиясе үз эшен башлап җибәрде. Быел көз безнең районнан 100 егет хәрби хезмәткә китәргә тиеш. Көзге чакырылыш, язгысыннан аерылмый диярлек. Солдатка китүчеләр алдында торган бурыч һәм...
-
Татарстанда алдагы өч көндә 10-12 градус җылы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада 4 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җепшек кар явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк, ди синоптиклар. Һаваның төнлә минималь температурасы +3..-2, көндез максималь температура +5..+10 градус булачак. 5 октябрьдә алмашынучан...
-
"Табигать могҗизасы" фотобәйгесендә табигать матурлыгына хозурланучы Данил Максимов
"Табигать могҗизасы" фотобәйгесендә - табигать матурлыгына хозурланучы Данил Максимов. Ул көзге урманның алтын төсләре балкышында уенга бирелеп утыра. Хөрмәтле укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Табигать могҗизасы" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Кемдә нинди үзгә җиләк-җимеш, яшелчә бар, аның белән бергә фотога төшереп, безгә юллагыз. Фотобәйгегә сезнең көзге табигать...
-
Минималь хезмәт хакы күләме артачак
Тиздән Дәүләт Думасы Россиядә минималь хезмәт хакы турындагы закон проектын караячак. 2018 елның 1 гыйнварыннан ул 21,7 % ка артырга тиеш. Ягъни яңа закон поектында каралганча 9 мең 489 сум булырга тиеш. Шулай итеп ул яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итәчәк. http://shahrichalli.ru/
-
Казанда эвакуацияләнгән объектлар саны 30га җиткән
Казанда эвакуация уздырылган объектлар саны 30га җиткән. «Татар-информ» агентлыгы үз мәгълүматларына таянып, шундый нәтиҗә чыгарды. Исегезгә төшерәбез, инадагы кешеләрне чыгару анда шартлаткыч матдә куелу турындагы хәбәрләрдән соң башланган иде. Аларның кайберләре турында «Татар-информ» агентлыгы аша хәбәр ителде. Аерым алганда, Игенчеләр сарае, Дәүләт Советы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, берничә мәктәптән кешеләрне эвакуацияләү...
-
Бөгелмәлеләр булдыра! (+ФОТО)
29 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр Чаллы шәһәрендә дзюдо буенча Бөтенроссия турниры үтте. Ул КамАЗ заводы бүләкләренә оештырылды. Спорт чарасында илнең төрле регионнарыннан 2001-2002 елгы 252 малай һәм кыз катнашты. Бөгелмәнең "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 90 килограммнан артык гәүдә авырлыгында Павел Кислинский (5 мәктәп) 1...
-
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасыннан халыкны эвакуациялиләр
Казанда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасыннан кешеләрне эвакуациялиләр. Бу хакта урыннан «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе җиткерә. Бинага шартлаткыч матдә куелуы турында җиткерелгән. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Игенчеләр сарае һәм Татарстан Дәүләт Советыннан да кешеләрне эвакуацияләделәр. Социаль челтәрдән кулланучылар Казандагы 171, 179, 169, 161 һәм 55 нче номерлы мәктәпләрдән дә укучыларны эвакуацияләү...
-
Дәүләт Советыннан кешеләрне эвакуациялиләр (+ФОТОЛАР)
Казанда Татарстан Дәүләт Советы бинасындагы кешеләрне эвакуациялиләр. Бу хакта урыннан «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе җиткерә. Берничә минут элек тавыш көчәйткеч аша эвакуация башлануы хәбәр ителгән. Барлык депутатларга һәм бинадагы кешеләргә урамга чыгарга кушылган. Урынга ашыгыч хезмәтләр килүен көтәләр. Биредә янгын сүндерү хезмәте, полиция хезмәткәрләре кизү тора. Халыкка Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасына...
-
Бөгелмәнең үзәк мәчетендә мәҗлес үтте (+ФОТОЛАР)
Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган мәҗлес үтте. Чарага өлкән яшьтәге 80 кеше килде, шулай ук бәйрәм кунаклары рәтендә шәһәр һәм район имамнары да бар иде. Мәҗлес Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамиль хәзрәт Хөснетдиновның вәгазе белән башланды. Имам җыелучыларга өлкән буын вәкилләренең хокуклары һәм аларга карата ихтирамлы...
-
Андрей Кузьмин: Без иң мөһимен эшләдек – Татарстандагы мәгълүмат чараларын саклап калдык
1 октябрьдә, Россия Федераль салым хезмәтендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятен теркәгәнгә нәкъ ун ел булды. Акционерлык җәмгыятенең төп казанышларыннан, аның генераль директоры Андрей Кузьмин белдергәнчә, республика басма гаммәви мәгълүмат чараларын саклап калу булган, гәрчә хәзер бөтен ил буенча газета һәм журналлар ябылган чор булса да. "Медиахолдинг үз вакытында күп кенә муниципаль...
-
Фото: балалар бакчасы эшчесе бетон плитә астында калган
Ремонт эшләре вакытында Казанның "Йолдызкай" балалар бакчасы эшчесе бетон плитә астында калган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бу хәл Казанның Ленская урамында була. Зыян күргән эшчене коткаручылар плитә астыннан чыгарып, медицина хезмәткәрләренә тапшырган.
-
Бөгелмәлеләр Гошер сәдакасы таратты (+ФОТОЛАР)
Бөгелмә районы мөселманнары Әлмәт шәһәренең Р. Фәхретдин исемендәге хатын-кызлар һәм ир-атлар мәдрәсәсенә һәм Ютазы мөхтәсибәтенең "Фәнис" мәдрәсәсенә 10 тонна кәбестә тапшырдылар, шулай ук Бөгелмә районының өлкән буын вәкилләренә дә яшелчәләр бүлеп бирелде. Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте Руслан Наил улы Фәтхетдиновка күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтләрен җиткерә. Мөхтәсибәт Гошер сәдакасы җыюны дәвам итә....
-
Өлкәннәребез белән очраштык
Илебезнең бәйрәмнәр календаренда шундый күркәм бер дата бар, ул - Халыкара өлкәннәр көне. Традиция буенча бу якты бәйрәм көнне без барлык өлкәннәрне, әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны игътибар һәм ихтирам, кадер һәм хөрмәт "кочагына" алабыз. Бөгелмә муниципаль җирлегендә дә бу датага әзерлек күпкә алдан башланды. Лаеклы ялда булган өлкәннәребезнең исемлеге төзелде, аларга бәйрәм...
-
Гриппка каршы – прививка
Кар яту, суыклар килү белән салкын тидереп чирләүчеләр саны да арта башлый. Шуны истә тотып, табиблар һәм шәфкать туташлары армиясе гриппка каршы вакцина белән кораллана. Бөгелмәдә гриппка каршы көрәш август аенда башланды. Моның өчен безнең шәһәргә өлкәннәр өчен15 800, балаларга - 8970 доза вакцина кайтарылган. Бүгенге көндә13 279 өлкән кеше...
-
Радик Юльякшинның апасы банк эшен ташлап, энесе төркеменә кушылган
Белгәнегезчә, Радик Юльякшин үзенең концертларына әнисен дә алып йөри иде. Хәзер алар тулы бер гаилә булачак: чөнки җырчының апасы Регина да аларның сафларына кушылды. - Россиянең төньяк өлешенә күченеп киткәч, миңа бик күпләр: "Ник ерак киттең?", "Ни өчен Питер, ә Мәскәү түгел?" кебек сораулар бирде, - дип сөйли Регина. -...